татарские колыбельные
Вчера впомнила про колыбельные)) Мама с бабушкой мне их пели.
Я татарка, соответственно колыбельные на татарском. Может кому нужно ))))))))
Әлли бәлли бәбкәсе
Кая киткән әнкәсе
Каенлыкка җиләккә
Айсылуга бүләккә
Әлли бәлли бәбкәсе
Кая киткән әткәсе
Тимерчегә чиләккә
Айсылуга бүләккә
Әлли бәлли бәбкәсе
Кая киткән әбкәсе
Тегүчегә күлмәккә
Айсылуга бүләккә
Әлли бәлли бәбкәсе
Кая киткән бабасы
Чүлмәкчегә чүлмәккә
Айсылуга бүләккә
Әлли бәлли бәбкәсе
Кая киткән Айсылу
Бер кая китмәгән
Йоклы икән Айсылу
Бәллү
Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән, тулгансын,
Бу чагында
Син тагын да
Чибәр булгансын!
Алмакаем,
Аппакаем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Җилбер-җилбер
Син бик тилбер –
Күбрәк уйныйсың!
Ал гөлләрне,
Сөнбелләрне
Өзми куймыйсың.
Кил, гөлкәем,
Сөнбелкәем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Йокла шунда...
Син төшеңдә
Колын менәрсең;
Алмачобар,
Арбасы бар -
Менә курерсең!
Колынкаем,
Кил, җанкаем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Юл юлдашың
Һәм кулдашың
Сиңа бар эштә,
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
***
Әлли-бәлли итәр бу,
Йокларга китәр бу,
Бәү-бәү итеп, күз йомып,
Изрәп кенә китәр бу.
Алма кебек тәгәрәп,
Үсеп буйга җитәр бу,
Абыйлары артыннан
Мәдрәсәгә китәр бу.
Мәдрәсәләрдә укыгач,
Галим булып җитәр бу.